Бүген бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның өстәмә чоры башлана
6 сентябрьдән 11 сыйныфны тәмамлаучылар өчен бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның өстәмә чоры башлана. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
Өстәмә чорда катнашу өчен 11 меңнән артык кеше теркәлгән. Алар быелгы БДИ чорында рус теле һәм төп математикадан имтиханны тапшыра алмаган яки җитди сәбәпләр аркасында имтиханга килә алмаган, шунлыктан, аттестатны вакытында ала алмаган кешеләр.
Өстәмә Бердәм дәүләт имтиханын 6 сентябрь көнне - рус теле, 12 сентябрьдә - төп математика, ә 19 сентябрь резерв көне була.
Математиканы тапшыручылар 10 724 кеше. Алар рус теленнән имтихан тапшыручыларга (2 288 кеше) караганда 5 тапкыр диярлек күбрәк.
Өстәмә чорда БДИ тапшыру кагыйдәләре нигездә шулай ук. Имтиханнар үткәрү пунктлары 339, 7,6 меңгә якын оештыручы, 573 җәмәгать күзәтүчесе бар.