Тын океанда россиялеләр булган катамаранга акулалар һөҗүм иткән
Россиянең бөек диңгезчеләре юлыннан дөнья буйлап сәяхәт итә торган экспедиция катамаранына акулалар һөҗүм иткән, дип хәбәр итә РИА Новости.
Russian Ocean Way дөнья буйлап йөзүче экспедиция экипажына Тын океанда акулалар һөҗүм итә. Беренче һөҗүм 4 сентябрьдә Кэрнстан көньяк-көнчыгышка таба 835 километр ераклыкта була.
Нәтиҗәдә, катамаранның арткы сул баллоны зарарлана һәм тулысынча су астына бата. Шулай да сәяхәтчеләр тагын йөз мильгә якын юл үтәләр, ә 5 сентябрьдә акулалар кабат һөҗүм итә һәм уң баллонны тешлиләр. Катамаран бата башлагач, экипаж SOS сигналын бирә.
45 минуттан катамаранга ярдәмгә Шанхайга кадәр бара торган коры йөк судносы килә. Экипаж коткарырга килгән суднога барлык әйберләрен төягән, ләкин катамаранны коткарып кала алмаганнар һәм ул су төбенә киткән.