Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Сентябрь
2023

«Татмедиа» янындагы бульварда «Мин җәйне ничек үткәрдем» күргәзмәсе ачылды

0
«Татмедиа» янындагы бульварда «Мин җәйне ничек үткәрдем» күргәзмәсе ачылды

Казанның «Татмедиа» бинасы янындагы Фестиваль бульварында «Татарстан» журналы фотокорреспонденты Александр Ефимовның «Мин җәйне ничек үткәрдем» дип аталган күргәзмәсе ачылды. Биредә фотографның пейзажлар, җәен үткәрелгән чаралар һәм Татарстан буйлап үз сәяхәтләрен сурәтләгән сигез фотосы тәкъдим ителгән.

«Татарстан» журналының баш мөхәррире Татьяна Вафина, сентябрь санында, традиция буенча, редакциянең узган җәйгә йомгак ясаячагын сөйләде. «Безнең журнал ел саен «Мин җәйне ничек үткәрдем» темасына фотоинша яза. Фотограф Александр редакциябезнең иң актив хезмәткәре булып тора. Ул эшләргә һәм күп сәяхәт итәргә ярата торган кеше. Ул бөтен Татарстанны әйләнеп чыкты, милли бәйрәмнәрдә һәм җәйге сезонның төп вакыйгаларында булды», — дип билгеләп үтте мөхәррир.

Фото: © Рамил Гали

Фотограф, аерым алганда, Никольское авылында «Каравон» рус бәйрәмендә әйлән-бәйлән уенын сурәткә төшергән. Автор милли бәйрәмнәрне төшерергә ярата, шуңа алдагы кадрда удмуртларның «Гырон быдтон» мизгелләренең берсе сурәтләнә. Ул анда әзерләнгән 248 килограммлы рекордлы ботканы фотога төшергән.

«Күргәзмә бик матур килеп чыкты! Барыгызга да фотолардан ләззәт алуыгызны, җәйне искә төшерүегезне, кесә телефонын алып, эссе җәйге көннәр фотоларын ачып актаруыгызны телим», — дип билгеләп үтте «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

Фото: © Рамил Гали

Ефимовның башка фотоларында «Питрау» һәм «Мин күкне сайлыйм» бәйрәмнәренең, «Ефәк юлы» ралли чарасының якты мизгелләре сурәтләнгән. Биредә шулай ук янгын булган Йолдыз татар авылы фотолары һәм Байкал күле утрауларының берсендәге нерпаларның нәфис кадры тәкъдим ителгән.

«Татмедиа» янында җәй буе күпләгән чаралар узды. Җәйге сезонны исә без хәзер «Мин җәйне ничек үткәрдем» күргәзмә проекты белән озатабыз. Журнал яхшы күргәзмә оештырган. Кунакларга һәм Казан халкына узып киткән җәйнең гомуми сурәтенә карау кызыклы булыр дип өметләнәм», — диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

Фото: © Рамил Гали

Экспозицияне «Җәйнең соңгы аккорды» дип аталган фото төгәлли. Ул Республика көнендә Яшьләр симфоник оркестры чыгышы вакытында ясалган.

Александр Ефимов — һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» Милли чемпионатының «Фотограф-репортер» номинациясенең берничә тапкыр җиңүчесе. Ул бу хәрәкәттә актив катнаша һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә фотоосталык дәресләре бирә.

Фото: © Рамил Гали

«Минем эшем бик яхшы, туган як буйлап сәяхәтләремдә мин бик күп искиткеч урыннар, табигый хәзинә һәм талантлы кешеләрне күрәм», — дип ассызыклый фотограф.

Чара ахырында кунаклар өчен «Волга-Волга» вокаль-инструменталь ансамбле чыгыш ясады.





Губернаторы России
Москва

Собянин сообщил о планах создания отечественной платформы электромобиля





Москва

Роботы-курьеры «Яндекса» будут доставлять заказы в ещё нескольких районах Москвы


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин объявил о начале сборки «Москвича» по технологии полного цикла



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Игорь Бутман

ЖКП: музыкант Игорь Бутман описал Пугачеву тремя буквами




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Третий этап шахматного турнира завершился в Егорьевске

«БЛИЦ», «БИТВА СТРАТЕГИЙ», «ДУАТЛОН» инсайд новых дисциплин в спортивном программировании

Сергей Лёвкин: в Митине завершат возведение физкультурно-оздоровительного комплекса


Даниил Медведев

Медведев с трудом одолел 121-ю ракетку мира на турнире в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


WTA

Азаренко вышла в 1/16 финала турнира WTA-1000 в Риме



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России