Татарстан Дәүләт Советы депутатлары электрокар хуҗалары өчен салымга ташлама тәкъдим итте
Татарстанда киләсе елның гыйнварыннан электрокар хуҗалары өчен салымга ташлама билгеләргә тәкъдим итәләр. Татарстан Дәүләт Советының Бюджет, салым һәм финанслар комитеты утырышында әлеге закон проектын парламентарийлар хуплады.
«Закон проекты электр двигателе белән генә җиһазландырылган мотоцикл, җиңел автомобиль, мотороллер, автобус, йөк автомобильләре хуҗаларына транспорт салымына ташлама бирүне тәкъдим итә», — ди депутат Роман Мугерман.
Транспорт салымын түләүдән 2024 елның 1 гыйнварыннан 2029 елның 1 гыйнварына кадәр азат итү күздә тотыла. Ә 2029 елның 1 гыйнварыннан 2031 елның 1 гыйнварына кадәр салым ставкаларының 50 проценты күләмендә ташлама кертү планлаштырыла.
Спикер сүзләренчә, ташлама бирүнең максаты — республикада электр транспортын куллану һәм заряд инфраструктурасын үстерүне стимуллаштыру. Ул шулай ук Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларын китерде, алар нигезендә 1 гыйнварга Татарстанда электр двигателе белән барысы 299 транспорт чарасы теркәлгән.
«2030 елга кадәр республикада 1,5 меңнән 4,3 меңгә кадәр электромобиль барлыкка килер дип фаразлана. Закон проектын кабул итү елына якынча 2 млн 850 мең сум күләмендә керемнең кимүенә китерәчәк. Шул ук вакытта безнең карашка, әлеге керемнәр электр энергиясен өстәмә куллану аша артыгы белән компенсацияләнәчәк», — дип ассызыклый Мугерман.
Электр двигательләре белән җиһазландырылган транспорт чаралары өчен шундый ук ташлама бирә торган законнар Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Калуга, Омск, Оренбург, Орлов, Саратов, Сахалин, Смоленск, Тула, Ульяновск, Рязань һәм Ярославль өлкәләрендә, Байкал аръягы краенда, Башкортостанда, Удмуртиядә, Кырымда һәм башка төбәкләрдә гамәлдә.
«Шуны истә тотарга кирәк, 35 төбәк үз территорияләрендә шундый ук салымнан азат итү һәм тагын дистәгә якын төбәк 50 процентлы ташлама керткән, шуңа күрә бу планда без куып җитүчеләрдән»,— дип билгеләп үтте депутат.