Рөстәм Миңнеханов «РОСТКИ» беренче Россия-Кытай форумын ачты
«Казан Экспо»да «РОСТКИ: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумын ачу тантанасы башланды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казан беренче тапкыр Кытайдан килгән кунакларны бу мәйданчыкта мондый форматта кабул итә.
«Кытай партнерларыбызның чакыруга җавап бирүенә без чын күңелдән рәхмәтле», - дип белдерде республика җитәкчесе.
Аның сүзләренчә, Россия һәм Кытай лидерлары тырышлыгы белән федераль дәрәҗәдә генә түгел, ә төбәк дәрәҗәсендә дә эшләү мөмкинлеге барлыкка килде.
«Яңа шартларда җитештерү өлкәсенең тотрыклылыгын арттыру хәл ителергә тиешле мөһим бурыч булып тора. Кытай - куелган максатларга ирешүдә ышанычлы партнер. Без форумны һәр кунак өчен кызыклы һәм файдалы итәргә тырыштык», - дип өстәде Татарстан Рәисе.
Ул форум кысаларында 11 төп юнәлеш буенча 47 сессия әзерләнүен билгеләп үтте һәм барлык кунакларны аларда катнашырга чакырды, фикер алышулар нәтиҗәләре буенча яңа инициативалар һәм тәкъдимнәр чыгарырга чакырды.
«Без форум кысаларында Россия белән Кытай арасында конкрет килешүләр төзүне һәм имзалауны көтәбез, безнең бу форумны ел саен уздыру теләге бар», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Киләсе елда ул чараны 14-15 ноябрьдә уздырырга тәкъдим итте.
Искәртик, форумда 24 илдән һәм Россиянең 57 төбәгеннән 5,5 меңнән артык вәкил катнаша.