Казан Яшь тамашачы театры спектакле милли премиягә тәкъдим ителде
Казан дәүләт яшь тамашачы театрының «Көч китабы» мультимедиа спектакле «Театрның музыкаль йөрәге» милли премиясенә тәкъдим ителде. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.
Постановка дүрт категориядә тәкъдим ителә: «Иң яхшы пьеса» (Андрей Лысяков), «Иң яхшы сценография» (Альберт Мәхмүтов), «Иң яхшы яктылык бизәлеше (яктылык буенча рәссам)» (Сергей Коновалов), «Иң яхшы продюсер» (Альберт Мәхмүтов). Шулай ук мюзикл авторлары тамашачылар симпатиясе призы өчен көрәшәчәк.
Сюжет буенча гап-гади малай Габдулла Тукай әкиятләрендәге геройлар – Мияубикә, Кәҗә һәм Сарык, Су Анасы һәм Шүрәле, Кисекбаш һәм Дию пәрие белән искиткеч сәяхәт ясый, диелә хәбәрдә.
- Диана Сәфәрова куелышындагы «Көч китабы» премьерасы 2022 елның 24 декабрендә булды.
- «Театрның музыкаль йөрәге» – музыкаль театрның барлык жанр төрлелеген үстерүгә юнәлдерелгән милли премия (музыкаль, оперетта, рок-опера, лайт-опера һәм башкалар). Премия 2006 елдан бирле гамәлдә һәм 18 конкурс номинациясе буенча бирелә.
- 2021 елдан проект үзгәртеп корылган. Хәзер ул төбәкләрнең ротация принцибы буенча Президент мәдәни инициативалар фонды, РФ Мәдәният министрлыгы һәм төбәк хөкүмәтләре ярдәме белән үткәрелә. Кузбасс 2023 елда кабул итүче төбәк булачак.