Татарстанда балалар сериалы һәм керәшеннәр турында фильм төшерделәр
Татарстанның Мамадыш районында «Радость моя» федераль каналы өчен берьюлы ике телевизион проект тәмамлану алдында тора.Татарстанда «Созвездие-Йолдыздык» эстрада сәнгате фестивале буенча танылган Дмитрий Платоновта Россиягә керәшен халкының тормышын аерым фильмда күрсәтү, параллель рәвештә балалар сериалы төшерү идеяләре туган. Фильм һәм сериалның операторы - Александр Бобрешов.
Район матбугат хезмәте белән очрашуларның берсендә Дмитрий Платонов Мамадышта башта бер генә фильмны төшерергә планлаштырылуы турында сөйләде.
«Мин бары тик Мамадышта төшерсәк, барысы да шома гына узачагын белә идем. Шулай килеп чыкты да! Әмма башта без район җитәкчелеге белән очраштык, барысы турында да фикер алыштык. Район башлыгы Анатолий Петрович ягымлы гына сезнең районда балалар сериалын да төшерергә тәкъдим итте. Әлбәттә, без ризалаштык», - дип, үз фикерләре белән уртаклашты режиссер.
Фото: © ТР Мамадыш районы матбугат хезмәте
Районның матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га Мамадышны фильм төшерү урыны итеп сайлауларына бик шат булуларын белдерделәр.
Керәшеннәр турында булачак фильм берничә өлештән тора. Бу халыкның тарихы, гореф-гадәтләре 5 герой аша сөйләнәчәк. Фильмның бер өлеше «Түгәрәк уен» дип атала. Анда районның фольклор коллективлары катнашты. Алар керәшеннәрнең кичләрен ничек уздыруларын күрсәтте.
«Иван и Нестор» сериалы биш сериядән торачак. Төшергәндә кулланылган барлык локацияләр шәһәр читендә урнашкан. Артистлар арасында конферансье номинациясендә призлы урыннарны алган Мамадыш кешеләре дә бар.
Тамашачылар федераль каналда таныш йөзләрне октябрьдә күрә алачак - экраннарга ике малай - Иван һәм Нестор тормышыннан гыйбрәтле һәм кайвакыт бик кызык тарихлар чыгачак. Керәшеннәр турында фильм премьерасын Мамадышта үткәрү планлаштырыла.