Казан циркы программаларын популярлаштыруга 10 миллион сум сарыф ителәчәк
Казан циркы программаларын этәрүгә һәм популярлаштыруга 10 миллион сумнан артык акча сарыф итәчәк. Бу мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында чыкты.
Аерым алганда, сүз билбордларда баннерларны урнаштыру һәм медиафасадларда реклама роликларын күрсәтү, телеканалларда шундый ук эчтәлекле видеороликлар күрсәтү һәм радиода аудиороликлар трансляцияләү турында бара.
Моннан тыш, подрядчы торак йортлар лифтларында, афиша конструкцияләрендә һәм тумбаларда реклама плакатларын элеп куярга, шулай ук эзләү системасында контекстлы реклама барлыкка килүне тәэмин итәргә тиеш була.
Казан дәүләт циркы үзе заказчы булып тора, мәдәният учреждениесе бу максатларга үз акчасын сарыф итәчәк. Гаризалар бирү 14 сентябрьдә тәмамлана, подрядчы 18 сентябрьдә билгеләнә. Эшләр бу елның ахырына кадәр башкарылырга тиеш.