Миңнеханов Кытайның CHN Energy энергетика компаниясе җитәкчелеге белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «РОСТКИ» беренче халыкара форумында Кытайның CHN Energy компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Сез җитәкләгән дәүләт энергетика һәм инвестиция корпорациясе— илегезнең энергетика һәм тау токымнары чыгаручы иң эре компаниясе, шулай ук дөньяда күмер һәм химикатлар, җылылык һәм җил энергиясен иң эре җитештерүче», – дип билгеләп үтте үз мөрәҗәгатендә Миңнеханов.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
CHN Energy — Кытайның энергетика һәм файдалы тау ятмаларын чыгаручы иң эре оешма, ул дөньяның иң зур йөз компаниясе исемлегенә кергән. Эшчәнлегенең төп юнәлеше — күмер чыгару һәм эшкәртү.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
Бүген Татарстан башкаласында «Россия – Кытай» беренче зур халыкара форум старт алды. Чарага Россиянең 55 төбәгеннән һәм 20дән артык илдән һәм 3,7 меңнән артык катнашучы теркәлгән. 500дән артык катнашучы — Кытай вәкилләре.