Кытай компанияләре «КамАЗ» белән мөнәсәбәтләрне тирәнәйтү планы турында сөйләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «РОСТКИ» форумы кырларында Kangrun Group генераль директоры Ван Гуймин һәм Hynovation компаниясе вице-президенты У Гопин белән очрашты. Алар хезмәттәшлекне үстерү буенча киләчәк планнар турында фикер алышты. Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
«Татарстан - Россиянең иң уңышлы төбәкләренең берсе. Безнең республикада сәнәгатьнең күп кенә тармаклары яхшы үсеш алган. Безнең хезмәттәшлекне тирәнәйтергә кирәк дип саныйм», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе әңгәмәдәшләре «РОСТКИ» Россия-Кытай форумына чакыру өчен рәхмәт белдерде, аның уңышлы булуын теләде. «Безнең өчен Татарстан Республикасы бик якын. Без «КамАЗ» белән мөнәсәбәтләрне тирәнәйтү максаты белән килдек», - дип өстәде Kangrun Group генераль директоры.
Искәртик, «РОСТКИ» беренче форумы 7 һәм 8 сентябрьдә «Казан Экспо»да уза. Чарада 20 илдән һәм Россиянең 55 төбәгеннән 3,7 меңнән артык катнашучы теркәлгән. 500 дән артык катнашучы - Кытай вәкилләре.