Рөстәм Миңнеханов: Татарстан үзендә Кытай инвесторларын сәламли
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «РОСТКИ» форумында Россиядә Кытай эшмәкәрләре берлеге рәисе Чжоу Лицюн белән очрашты. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов әңгәмәдәшенә вакыйгада катнашуы өчен рәхмәт белдерде, форумның Россия һәм Кытай бизнесы вәкилләре очрашулары һәм яңа килешүләр төзү мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен өстәмә мөмкинлек булачагын билгеләп үтте.
«Сез (Кытай эшмәкәрләре берлеге) Кытай һәм Россия бизнесын бәйләүче үзенчәлекле күпер булып торасыз, икътисадый кооперациягә ярдәм итәсез.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
Татарстан үзендә Кытай инвесторларын сәламли. Бездә аларның эшләве өчен барлык шартлар да тудырылган», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Үз чиратында, Чжоу Лицюн Татарстан-Кытай хезмәттәшлегенә тукталды. Ул билгеләп үткәнчә, бүген Инвестицион үсеш агентлыгы белән килешү имзаланган.
Искәртик, «РОСТКИ» беренче форумы 7 һәм 8 сентябрьдә «Казан Экспо»да уза. Чарада 20 илдән һәм Россиянең 55 төбәгеннән 3,7 меңнән артык катнашучы теркәлгән. 500 дән артык катнашучы - Кытай вәкилләре.