Татарстанда бердәнбер булган Яшел Үзәндәге музыкаль театр 50 миллион сумга ремонтланачак
Яшел Үзән музыка театры капиталь ремонтка ябылган. 1944 елда төзелгән бинада эшләр «Мәдәният» илкүләм проекты буенча алып барыла.
Ремонтка 50,9 млн сум бүлеп бирелгән, шуның 41,2 млн сумы федераль бюджеттан, 9,7 млн сумы Татарстанныкы.
Фото: © ТР Яшел Үзән районы матбугат хезмәте
«Татар-информ»га район матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, хәзер Татарстанның бердәнбер музыкаль театрында түбә, фасад ремонтлау эшләре бара, эчке бүлмәләр яңартыла. Ремонт эшләре августта башланган, 2023 елның ноябрь аенда тәмамланырга тиеш.
Яшел Үзән музыка театры урнашкан «Родина» мәдәният сарае 1944 елның 11 декабрендә төзелә. «Яшел Үзәндә яшәүчеләр өчен «Родина» мәдәният йорты - ул шәһәр тарихы, аның мирасы», - дип уртаклаштылар администрациядә.
Театр 2011 елның 1 гыйнварыннан эшли. Ул Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Алтын микрофон» халык җыр театры җитәкчесе Елена Антонова инициативасы белән булдырылган.
«Мәдәният» илкүләм проекты Президент Владимир Путинның «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында»гы карары буенча эшләнде. Ул 2019 елның 1 гыйнварында гамәлгә ашырыла башлады.