Мәскәү татарлары хәрби операция геройларына багышланган хәйрия акциясендә катнашты
«Ак барс» татар эшлекле клубы һәм Мәскәү татарлары автономиясе татар иҗтимагый оешмалары лидер һәм активистлары махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән хәйрия акциясендә катнашты. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
6 сентябрь көнне азык-төлек тутырылган 100дән артык пакетны академик Николай Бурденко исемендәге Милли медицина тикшеренү нейрохирургия институтында реабилитация үтүче яралыларга илттеләр.
Яраланган хәрбиләргә багышланган хәйрия акциясен үткәрүдә ярдәм иткән һәм катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәбез, диелә хәбәрдә.
Мондый акцияләр даими узачак.