Түбән Камада журналистларның «Камский бриз» фестивале ачылды
Түбән Камада 7 сентябрьдә төбәк телекомпанияләренең «Камский бриз» өченче фестивале үз эшен башлап җибәрде. «Камский Артек» балалар үзәге мәйданчыгында бөтен Татарстаннан телевидение журналистикасы профессионаллары җыелды. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.
Фестивальнең беренче көне мобиль журналистика турында мастер-класс белән ачылды. «Татмедиа» департаментының социаль медиа бүлеге баш белгече, «Снег Медиа» проекты авторы Равил Мукменов үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Фото: © Туган як»
Алып баручының кадрдагы эш үзенчәлеге турында «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең мәгълүмати программалары алып баручысы Алмаз Хәкимов сөйләде. Корреспондентлар һәм операторларның экстремаль шартларда эшләү үзенчәлекләренә аерым мастер-класс багышланачак. Аны LIFE военкоры Дмитрий Кисилев үткәрә.
Беренче көннең белем бирү программасы «Kingof Media» тулы циклының видеопродакшн җитәкчесе Роман Королевның сторителлинг турында сөйләве белән тәмамланачак.
Фото: © «Туган як»
Икенче көнне «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директорның мәгълүмат тапшырулары буенча урынбасары Светлана Кадырова яңалыклар булдыру, «Беренче канал» ның Идел буе бюросының хәбәрчеләр пункты мөдире Светлана Костина темаларны эшләү турында мастер-класслар үткәрәчәк.
Төшке аштан соң хәрби журналистикага багышланган очрашу узачак, анда хәрби операция зонасында һәлак булган Түбән Кама журналисты Александр Комаров истәлегенә булдырылган «Геройлар» номинациясендә кабул ителгән эшләр дә каралачак. Кич белән НТР медиахолдингы бинасында аның мемориалы ачылачак.
Аннары «Камский бриз» да катнашучыларны «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Түбән Кама мэры, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, Республиканың төп телекомпанияләренең генераль директорлары Илшат Әминов (ТНВ), Фирдүс Гыймалтдинов («Татарстан» ДТРК), Андрей Кузьмин (Татарстан-24) белән очрашу көтә.
Фестивальнең рәсми программасы журналист эшләре конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланачак. Жюри Татарстанның барлык телеканалларыннан диярлек журналистлардан йөзләгән материал кабул ителде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Камский бриз» иң яхшы эшләрне сайлап кына калмый, бу — зур журналистика форумы, аның бурычы — массакүләм мәгълүмат чараларын сыйфатлырак һәм кызыклырак итү.