Миңнеханов 1996 елда финанс министры булып эшли башлаган көне төшерелгән видео күрсәтте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Финансчылар көне уңаеннан Телеграм-каналына видео куйды. Архив кадрларында аның 1996 елда Татарстан финанслар министры булып эшли башлаган беренче көне сурәтләнгән.
«Барлык финансчыларны Һөнәри бәйрәмнәре белән! Минем финанслар министры буларак беренче эш көнем», - дип язган республика җитәкчесе.
Ул вакытта Татарстан Республикасының Биектау районы башлыгы булган Рөстәм Миңнехановны 1996 елның 10 ноябрендә Татарстан финанслар министры итеп билгелиләр. Ул бу вазифада 1998 елның 10 июленә кадәр эшли.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан финансчыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.