Алексей Песошин Татарстан финансчыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика финансчыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
«Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән республиканың барлык финансчыларын һәм финанс тармагы ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре - Финанчылар көне белән котлыйм!
Финанс системасы һәрвакыт җәмгыять тормышында мөһим роль уйнады. Икътисадның барлык өлкәләренең тотрыклы үсеше, социаль әһәмиятле программаларны гамәлгә ашыру, гражданнарның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү аның нәтиҗәле эшләвенә бәйле.
Финанс дисциплинасы, бюджетара мөнәсәбәтләрнең тотрыклылыгы, чыгымнарның нәтиҗәлелеге - сез көн саен уңышлы хәл итә торган төп бурычлар. Аның ярдәмендә Татарстан бар сынауларны җиңәчәк.
Безнең республика финансчыларының югары профессиональлек, әдәплелек һәм намуслылык белән һәрвакыт аерылып торачагына ышанам.
Хезмәтегез, эшегезгә намуслы каравыгыз өчен рәхмәт.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм уңышлар телим.
Бәйрәм белән сезне!»- диелә котлау текстында.