Самара шәһәренең «Нур» мәдрәсәсе балаларны якшәмбе мәктәбенә чакыра
Самара шәһәренең Самара өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте каршында эшли торган «Нур» мәдрәсәсе балаларны якшәмбе дәресләренә чакыра.
Дәресләрдә 7 яшьтән зуррак балаларга Коръән укырга һәм ислам дине нигезләрен өйрәтәчәкләр. Бу хакта «Самара татарлары» журналы яза.
Уку якшәмбе көннәрдә, 10.00-12.00 сәгатьләрдә оештырыла. Дәресләр мәдрәсә бинасында була, диелә хәбәрдә.