Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Сентябрь
2023

Төмән өлкәсенең Казанлы авыл җирлегенә кергән Меткә авылында яңа мәктәп ачылды

0
Төмән өлкәсенең Казанлы авыл җирлегенә кергән Меткә авылында яңа мәктәп ачылды

Төмән өлкәсенең «Яңарыш» газетасында Вагай районының Казанлы авылында яшәүче Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Асия Зимагулованың «Меткәдә яңа мәктәп ачылды» дигән язмасы чыкты.

1 сентябрьдә озак еллар буе көтелгән яңа мәктәпнең ачылу тантанасы үтте. Заманча технологияләре белән төзелгән мәктәп 22 укучы һәм мәктәпкәчә тәрбия алучы 15 балага исәпләнгән, шулай ук монда фельдшер-акушер пункты та булачак. Бина эчендә уку класслары, аш әзерләү блогы, 20 урынлык ашау зонасы һәм спортзалы бар. Уку класслары заманча нормаларга һәм таләпләргә туры килә.

Тантаналы линейкада район администрациясе башлыгы Сергей Сидоренко балаларны, ата-аналарны зур бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен белдерде. Районда Аксурка, Абаул, Веселинская авылларында да тиздән шундый мәктәпләрнең ачылачагы турында шатланып сөйләде.

Котлау сүзләре белән район прокуроры Дмитрий Шайкин, Заречное мәктәбе директоры Наталья Абрамова, Казанлы авыл хакимияте башлыгы Нәфисә Байбикова чыгыш ясадылар.

Балаларның, яшь укытучы апалары Иляна Кәбированың рәхмәт сүзләре, матур шигырьләре беркемне дә битараф калдырмады. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдар Гайсин укытучыга символик ачкычны тапшырды һәм укучыларга зур уңышлар, яңа казанышлар теләде.

Лента киселде, беренче кыңгырау шалтырады, укучылар, ата-аналар һәм кунаклар мәктәп эченә юнәлделәр. Бу бәйрәм шатлыгын уртаклашыр өчен Казанлы мәктәбе укытучылары да килделәр һәм мәктәпкә бүләк тапшырып, күңелле ял итеп кайттылар.

Әйе, мәктәп булса, балаларның гөр тавышлары ишетелсә, авыл яши дигән сүз.

Һәр мәктәпнең үз тарихы бар

Зурмы ул, әллә кечкенәме...

Вагай районының Казанлы авыл җирлегенә кергән Меткә авылы башлангыч мәктәбенең 91 еллык тарихы белән азрак таныштырып китим әле.

Беренче рус һәм татар мәктәпләре ерак 1932 елда ачылган. Татар мәктәбе Агыт елгасының уң ярында ике катлы элекке кулак өендә урнашкан. Мәктәп икенче каттагы ике бүлмәле класстан тора. Ә беренче катында укытучы Низаметдин абый Бәдретдинов гаиләсе яши. Елганың сул ягында (ул Искра дип аталган) Ищенко фамилияле купец йортында рус мәктәбе эшли. Монда ук укытучы Софья Быкова гаиләсе тора. Меткә авылы үсә, зурая. Монда авыл советы идарәсе, сельпо эшли (соңыннан алар Казанлыга күчә). Укучы балаларның саны арту сәбәпле, укытучылар коллективы да үсә. 1961 елда Зәйтүнә Кәбирова эшли башлый, ә 1964 елда Флера Вәкилева эшкә тотына.

Мәктәптә күп еллар буе укучыларга төпле белем, тәрбияне тырышып-тырышып Ида Саликова, Гөлсара Шәймәрданова бирделәр. Аларны балалар бик яратып искә ала.

Мәктәпкәчә булган балалар тәрбиячесе вазифасын максатчан, сәләтле Фәридә Аблазисова башкара. Бу укытучылар, бар сабырлыкларын җыеп, һәрбер баланың күңелен тоеп, зиһеннәргә гыйлем орлыклары салдылар. Меткә башлангыч мәктәбен меңгә якын бала уңышлы тәмамлап, урта белемне күрше Казанлы авылы мәктәбендә алдылар.

- Туган мәктәп ... Бу сүзләр беркемне дә битараф калдыра алмый. Безнең мәктәбебез – гаиләне хәтерләткән төрле яшьтәге кечкенә балалар коллективы. Башка коллективлар белән чагыштырганда, монда укытучы һәм балалар арасында искиткеч җылы, якты, якын мөнәсәбәтләр. Монда һәркемне беләләр, һәркемне аңлыйлар, барысы бер-берсенә ышаналар һәм яраталар, - дип сөйли Гөлсара апа.





Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин. Главное за день





Москва

«СВЯТОЙ ЛЕНИН» помогает Государственной Думе РФ оптимизировать налоговую сферу. «СВЯТОЙ кибер ЛЕНИН» удаляет налоги: перезагрузка.


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин: Обеспечим ученикам комфортные условия



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Сергей Арутюнов

Сергей АРУТЮНОВ на своём сольном концерте в Государственном Кремлёвском Дворце презентовал дуэт с Родионом Газмановым. Артисты вместе исполнили хит “Люси”




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Сергей Лёвкин: в Митине завершат возведение физкультурно-оздоровительного комплекса

Искусство продвинутого анализа в спортивном прогнозировании

Полезные приложения для поклонников спортивной ходьбы


WTA

Павлюченкова не смогла выйти в третий круг турнира WTA 1000 в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России