Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Сентябрь
2023

Рөстәм Миңнеханов: «РОСТКИ» — төрле юнәлешләрдә эшләү өчен уникаль мәйданчык

0
Рөстәм Миңнеханов: «РОСТКИ» — төрле юнәлешләрдә эшләү өчен уникаль мәйданчык

«РОСТКИ» халыкара форумы кырында очрашулар яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен башлангыч нокта булып хезмәт итәчәк. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия-Кытай форумының пленар утырышында белдерде.

«Без Россия һәм Кытай башлыкларына региональ дәрәҗәдә хезмәттәшлеккә ярдәм күрсәткән өчен рәхмәтле. Бу шартларда «РОСТКИ» форумы төрле юнәлешләрдә уртак эшне активлаштыру өчен уникаль мәйданчык булып тора», — диде ул.

Аның сүзләренчә, Россия-Кытай хезмәттәшлеген үстерүгә Татарстан үз дәрәҗәсендә өлеш кертергә тырыша. «Без Кытайга даими барабыз. Ноябрь аенда Кытайга югары технологияләр ярминкәсендә катнашу өчен сәфәр планлаштырыла», — дип өстәде Рәис.

Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстанның Кытай провинцияләре белән 7 килешүе һәм муниципаль берәмлекләр арасында күп кенә килешүләре имзаланган. Казан — Кытайның алты шәһәре белән тугандашлык мөнәсәбәтләрендә, ә Пекинда сәүдә-икътисади вәкиллекләр эшли.

Татарстан Республикасы Рәисе искәрткәнчә, узган ел Татарстан белән Кытай Халык Республикасы арасында товар әйләнеше 58 процентка арткан һәм 1,6 млрд долларга җиткән. «Үзара сәүдә үсешен дәвам итә, һәм быелның беренче яртысында гына да инде 740 млн доллар», — дип өстәде Татарстан Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанның күп кенә предприятиеләре Кытай белән партнерлык элемтәләрен саклый, республикада Haier заводы кебек уртак проектлар гамәлгә ашырыла.

Миңнеханов ассызыклаганча, «Идел-Янцзы» форматындагы төбәкара хезмәттәшлек советы Россия һәм Кытай регионнары арасында аралашу мәйданчыгы буларак, үзен яхшы яктан күрсәтте. Моннан тыш, Татарстан Янцзы елгасы провинцияләре хөкүмәте белән сәүдә-икътисади, мәдәни, мәгариф һәм туристик элемтәләрне хуплый.

Татарстан Рәисе логистика мәсьәләләренә аерым игътибар бирде. «Кытайда Ефәк юлының грандиоз проекты тормышка ашырыла. Бу проект һәм Евразия икътисади берлеге планнары кысаларында халыкара логистик коридорлар булдыру эше алып барыла», — дип белдерде ул.

Бу мәсьәләне Татарстан ягыннан карасак, бу ел ахырында Мәскәү-Казан М12 тизйөрешле автомобиль юлын кертү, шулай ук «Европа-Көнбатыш Кытай» маршруты составында М7 һәм М5 трассаларын тоташтыруны дәвам итү планлаштырыла.

Татарстан җитәкчесе искәрткәнчә, республика Россиянең Европа өлеше үзәге булып тора. Бу, үз чиратында, монда зур логистик комплекслар урнаштырырга мөмкинлек бирә. «Казан — Россиянең алдынгы фәнни-белем бирү үзәкләренең берсе. Безнең республикада 2 меңгә якын Кытай студенты белем ала. Республикаларның фәнни берләшмәләре, югары уку йортлары арасында элемтәләрне киңәйтергә һәм уртак фәнни проектларны гамәлгә ашырырга кирәк. Шулай ук уртак мәдәни чараларга да игътибар итәргә кирәк», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Үзенең чыгышы ахырында Республика Рәисе Кытай кунакларын «Киләчәк уеннары»нда катнашырга чакырды һәм киләсе елда Татарстан башкаласы кабул итәчәк БРИКС саммиты турында искәртте.





Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал о ходе строительства Троицкой линии метро





Москва

Новые городские проекты в сотрудничестве с парком Юрия Лужкова готовит Фонд Юрия Лужкова


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин объявил о начале сборки «Москвича» по технологии полного цикла



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Тимати

Не меньше года уйдет на восстановление: невеста Тимати пострадала на Мальдивах




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Сергей Лёвкин: в Митине завершат возведение физкультурно-оздоровительного комплекса

Полезные приложения для поклонников спортивной ходьбы

Искусство продвинутого анализа в спортивном прогнозировании


ATP

Хачанов вышел в третий круг турнира ATP в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Патриотическую акцию «Синий платочек» провели в Нижнем Новгороде в день прибытия «Поезда Победы»



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России