Татарстан Рәисе һәм Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы «КАМАЗ» заводында булды
РФ икътисади үсеш министры Максим Решетников, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бергә, «КАМАЗ» заводында булды. Визит кысаларында аларны «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин озатып йөрде. Бу турыда Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы кабина каркаслары заводының һәм автомобиль заводының җитештерү линияләрен карады, шулай ук компонентларны тирәнтен локальләштерү буенча алып барылган эш белән танышты.
Аннары кунаклар фәнни-техник үзәктә булдылар һәм «КАМАЗ» моделе рәтенең яңалыклары белән таныштылар. Биредә иң яңа самосваллар, пассажирлар техникасы һәм «КАМАЗ» шассисында махсус техниканың төрле модельләре тәкъдим ителде.
Визиты ахырында Максим Решетников К5 гаиләсенең магистраль тракторын сынап карады.