Федор Бондарчук Казанда Зинәтулла Билалетдинов белән очрашты
Актер, кинорежиссер һәм продюсер Федор Бондарчук бүген Казанда «Ак Барс» хоккей клубының баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов белән очрашты.
Кинематографчы — «Молодежка» хоккей командасы турында популяр сериалның продюсеры. Сериалның 2013 елдан 2019 елга кадәр алты сезоны чыкты.
Бүген 19 сәгатьтә «РОСТКИ» Россия-Кытай форумы кысаларында «Татнефть Арена» бозында «Ак Барс» һәм «Куньлунь Ред Стар» очраша.
Элегрәк «Татар-информ» Федор Бондарчукның Галиәсгар Камал исемендәге театрда булып китүен хәбәр иткән иде.