Рөстәм Миңнеханов һәм Максим Решетников «Алабуга» махсус икътисади зонасын карады
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы Максим Решетников «Алабуга» махсус икътисади зонасында булдылар. Кунаклар өчен зона территориясендә ачылган производстволар буенча экскурсия үткәрделәр, монда тормышка ашырылучы яңа проектлар турында сөйләделәр. Бу хакта Татарстан җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Экскурсия нокталарының берсе Aurus автомобильләр җитештерү заводы булды. «Алабуга Политех» мәгариф үзәгенә дә аерым игътибар бирелде. Үзәкнең куәте елына 10 мең кеше тәшкил итә.
Укулар дуаль программа буенча алып барыла: көннең беренче яртысында укучылар иң яхшы резидент инженерлары җитәкчелегендә заманча җиһазларда эшли, ә аннары урта махсус белем бирү учреждениеләренә дәрескә бара. Параллель рәвештә компаниянең профильле бүлекчәләрендә стажировка үткәрелә. Мондый система югары квалификацияле һәм кирәкле белгечләр әзерләргә мөмкинлек бирә.
«Бик дөрес система. Мондый балаларны шул рәвешле генә тәрбияләргә мөмкин», — дип ассызыклады Татарстан Рәисе. «Биредә барлык мөмкинлекләр тудырылган, шартлар һәм эш урыннары бар. Практик белемнәрне теория укытучылары түгел, ә заводлардагы инженер-практиклар бирә ала», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Решетников шулай ук белем бирү мәйданчыгының эшен югары бәяләде: «Масштаблар шаккатыргыч. Монда зур эш башкарылганы күренеп тора», — диде ул.