Мөхәммәтшин: Татарстан өчен Кытай белән хезмәттәшлек өстенлекле булып тора
Татарстан өчен Кытай белән хезмәттәшлек өстенлекле характерда. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде. Ул бу турыда Казанда «РОСТКИ» Россия-Кытай халыкара форумында, «Сәяси партияләрнең үзара хезмәттәшлеге — халыкара мөнәсәбәтләрнең мөһим өлеше» темасына түгәрәк өстәлендә әйтте.
«Дәүләтләребез арасындагы стратегик хезмәттәшлек кысаларында Татарстан өчен Кытай белән хезмәттәшлек өстенлекле булып тора — турыдан-туры диалог ягыннан да, халык дипломатиясе күзлегеннән дә. Форум мәйданчыкларының күптөрлелеге — моңа турыдан-туры дәлил», — диде парламент башлыгы.
Мөхәммәтшин ассызыклаганча, Кытай Татарстанның төп тышкы икътисади партнерлары бишлегенә керә. Соңгы өч елда гына да Татарстан белән Кытайның товар әйләнеше сәнәгать, халык куллануының иң киң товар номенклатурасы буенча 2,1 тапкырга диярлек арткан. Узган ел ул 11,7 млрд юань тәшкил итте, дип төгәллек кертте спикер.
«Быел аның алга таба динамик үсеше өчен алшартлар формалашкан инде», — дип билгеләп үтте ул.
Дәүләт Советы Рәисе республиканың «бөтен дөнья аренасында күпполяр һәм тигез хокуклы партнерлыкка карашларыбызны уртаклашкан илләр белән сәяси-икътисади, гуманитар, чик буе элемтәләренең күптөрлелеген үстерү белән» кызыксынуын белдерде.
Шуңа күрә, аның сүзләренчә, «Бердәм Россия» дистәләгән әйдәп баручы, шул исәптән парламент күпчелеген тәшкил итүче партияләр, бу илләрнең абруйлы иҗтимагый-сәяси хәрәкәтләре белән конструктив һәм ышанычлы хезмәттәшлекне хуплый.
«Еш кына ул безнең дәүләт һәм халыклар арасында тарихи рәвештә барлыкка килгән дуслык бәйләнешләрен, үзара ярдәмләшү һәм хөрмәт итүнең бай традицияләрен чагылдыра», — дип билгеләп үтте Мөхәммәтшин.
Мисал итеп, ул «Бердәм Россия» нең Кытай Коммунистлар партиясе белән ныгый барган Халыкара хезмәттәшлеген китерде.
Парламент башлыгы шулай ук «Бердәм Россия» Генераль советы секретаре Андрей Турчакның сәламләвен укыды, ул форумда катнашучыларга нәтиҗәле дискуссия һәм фикер алышулар теләгән.
Харбинның вице-мэры Цзян Чуаньхай шәхесара алмашуларны, халык дипломатиясен көчәйтергә, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә үзара хезмәттәшлек формат һәм структурасын төрләндерергә кирәклеген өстәде.
«Без җирле хакимиятләр арасында тыгызрак хезмәттәшлек булдырырга телибез. Казан белән күп яңа элемтәләр урнаштырырга, барлык юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне көчәйтергә телибез», — диде ул.
Вице-мэр фикеренчә, «прагматик хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру максатыннан бер-беребезгә бару уңайлы булсын өчен» логистиканы оптимальләштерү дә мөһим.
«Татарстан — тотрыклы үсештәге, икътисади яктан көчле регион. Шуңа күрә үзара бәйләнешне үстерергә кирәк дип уйлыйм. Һәм хәзер безгә хезмәттәшлек өчен искиткеч мөмкинлекләр тәкъдим ителде», — дип нәтиҗә ясады ул.