Мәскәүдә «Умарта» Татар теле үзәгендә дәресләр башлана
Мәскәүнең «Умарта» Татар теле үзәгендә яңа уку елы башлана. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге телеграм-каналында хәбәр ителә.
Укулар көндезге һәм онлайн форматларда оештырыла.
18 сентябрьдән (дүшәмбе-пәнҗешәмбе) 19:00 сәгатьтә онлайн төркемнәр; 19 сентябрьдән (сишәмбе-пәнҗешәмбе) 19:00 сәгатьтә көндезге форматта төркемнәр үз эшләрен башлый.
Балалар өчен татар теле дәресләре 23 сентябрьдән башлана, алар 10.00-13.00 сәгатьләрдә була.
24 сентябрьдән 18.00 сәгатьтә балалар өчен татар халкы тарихыннан онлайн-дәресләр, 23 сентябрьдән һәр шимбә балалар өчен «Милли сәнгатькә сәяхәт» дәресләр циклы (укытучысы Н.Х.Җиһаншина) оештырыла.
Барлык көндезге дәресләр Мәскәүдә Новокузнецкая метро станциясе, Космодамианская набережная урамындагы 4/22в бинасында үткәрелә, диелә хәбәрдә.