Рамил Муллин Түбән Кама рәссамнары белән «База»да очрашты
Түбән Кама мэры Рамил Муллин шәһәр рәссамнары белән «База»ның арт-резиденциясендә очрашты. Шәһәр мэры билгеләп үткәнчә, монда Түбән Каманың иҗади үзәге булачак, анда иң креатив шәһәр кешеләре – музыкантлар, рәссамнар, һөнәрчеләр һәм башкалар җыелачак. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Остаханәләрдән, чүлмәкчелек , дизайн һәм сәнгать юнәлеше студиясеннән тыш, биредә паркур өчен зоналар, урам кинотеатры, театр һәм сәнгать студияләре, коворкинг һәм лекторий зоналары урнаштыру планлаштырыла.
Тиздән бинаның стеналарын осталарның рәсемнәре бизәячәк, хәзерге вакытта арт-резиденция соңгы дизайнерлык чишелешләрен эзли. «База» лофт стилендә башкарылачак, бүлмәләр ачык акцентлар белән бизәләчәк. Исегезгә төшерәбез, проект республика җитәкчелеге һәм СИБУР компаниясе ярдәме белән тормышка ашырыла.
Рамил Муллин билгеләп үткәнчә, хәзер бинадагы эшләрне тәмамлау һәм территорияне чүп-чардан чистарту мөһим.
«Әгәр бу мәйданчык эшли башласа, кушылырга теләүчеләр күп булачак. Энергия бу киңлекнең һәр элементында булырга тиеш, чөнки биредә төп башкаручылар булып, түбәнкамалылар торачак», – диде Рамил Муллин.
Фото: © Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан