Татарстанда ял көннәрендә көчле җил, яңгыр була һәм 22 градуска кадәр җылыта
9 сентябрьдә, шимбә көнне, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы һәм бераз яңгырлар көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Иртән һәм көндез урыны белән секундына 16-21 метрга, Казан буенча 18 метрга кадәр көчле җил күтәреләчәк.
Һава температурасы төнлә 4-9 градус, көндез 17-22 градус тәшкил итә.