Миңнеханов Төзелеш министрлыгына 15 сентябрьгә җылыту сезонын тулысынча әзерләргә кушты
Татарстан 15 сентябрьгә җылыту сезонына тулысынча әзер булырга тиеш. Бу хакта шимбә көнне Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
«Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына, район һәм шәһәр башлыкларына, тармак министрлыкларына һәм ведомстволарына кыска вакыт эчендә барлык объектларны җылыту чорына әзерләргә кирәк. Республика җитәкчесе соңгы срок – 15 сентябрь, - диде. - Салкыннар башлану белән без җылы җибәрергә әзер булырга тиеш. Беренче чиратта, социаль объектларга - хастаханәләр, мәктәпләр, балалар бакчалары, интернатларга».
25 августта узган киңәшмәдә ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин торак фондында җылыту сезонына әзерлек паспортлары 17 815 күпфатирлы йортның 16 241енә рәсмиләштерелгәнлеген, бу 91 процент тәшкил итүен белдерде.