Путин Мәскәү мэры сайлауларында онлайн режимда тавыш бирде
Россия Президенты Владимир Путин онлайн-режимда Мәскәү мэры сайлауларында тавыш бирүдә катнашты. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Сайлаулар — гражданнарның ихтыярын турыдан-туры белдерү, үз шәһәренең, бистәсенең, тулаем илнең киләчәгенә йогынты ясау, хакимият органнарына сез ышанган һәм сезнең мәнфәгатьләрегезне яклаячак кешеләрне җибәрү мөмкинлеге», - диде дәүләт башлыгы.
Ул бу көннәрдә сайлаулар уза торган төбәкләрдә яшәүчеләрне тавыш бирүдә актив катнашырга чакырды. Гражданнарның ихтыярын белдерү өчен уңайлы шартлар булдырылган — участокларда өч көн тавыш бирү, дистанцион катнашу мөмкинлеге тудырылган.
«Сезнең һәрберегез җаваплы гражданлык позициясен күрсәтер дип өметләнәм», — диде Путин.