Миңнеханов Кыргызстанның Табигать министрлыгы башлыгына һәм урынбасарына рәхмәт әйтте
Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанның табигый байлыклар, экология һәм техник күзәтчелек министры Мәлис Тургунбаевка һәм аның урынбасары Кубат Касейиновка рәхмәт белдерде.
«Татарстан Республикасы белән нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм уртак проектларны тормышка ашыруга керткән өлеш өчен», – дип күрсәтелгән хокукый мәгълүмат порталында.
Шулай ук республика җитәкчесе рәхмәт белдерү турында берничә боерык имзалады. «Актив иҗтимагый эшчәнлеге һәм ирешкән хезмәт уңышлары өчен» «Социаль реабилитация һәм адаптация үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры киңәшчесе Азат Гайнетдиновка, «Күпьеллык тырыш хезмәте һәм законлылык һәм хокук тәртибен тәэмин итүгә зур өлеш керткәне өчен» Казан Авиатөзелеш районы прокуроры урынбасары Елена Гавриленкога, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм ТР транспорт комплексын үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Казанның «Метроэлектротранс» МУП коллективына, «Намуслы хезмәте һәм финанс-икътисади эшчәнлек казанышлары өчен» Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының икътисади анализ бүлеге башлыгы урынбасары Ирек Ямалиевка Рәхмәт белдерелде.