Көньяк Уралның Бәгәрәк Тамак авылында яңа мәчет төзелә
2019 елда Бәгәрәк Тамак авыл җирлегенең элеккеге башлыгы Э.Р. Газизова (Борһанова) инициативасы белән җирле меценатлар һәм халык ярдәме белән Бәгәрәк Тамак авылы үзәгендә, Г.Тукай мәйданында яңа таш мәчет төзелә башлый. Хәзерге вакытта ике катлы кирпеч бина төзелгән, корылманың түбәсе ябылган. Суүткәргеч һәм газлаштыру эшләре башкарылган. Хәзерге вакытта эчке интерьерны бизәү буенча эшләр башланган. Мәчеттә гыйбадәт залы һәм хуҗалык корылмаларыннан тыш, китапханә һәм авылның туган якны өйрәнү музеен булдыру каралган.
Мәчет тирәсендә Г.Тукай мәйданы бизәләчәк, агачлар һәм чәчәкләр утыртылачак. Мәчет бинасы проекты Казан шәһәре архитекторлары тарафыннан әзерләнгән, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Мәчет төзелешен тәмамлау һәм мәйданны бизәү буенча эш уңышлы дәвам итә. Әмма төзелеш эшләренең соңгы өлешен тизләтү өчен җәмәгатьчелек һәм спонсорлар ярдәме кирәк, диелгән хәбәрдә.
- 2023 елда рәсми мәгълүматлар буенча Чиләбе өлкәсенең Кунашак районы Бәгәрәк Тамак авылына 315 ел тула. Авыл Көньяк Урал төбәгенең төньягында, Свердловск өлкәсе чиге янында һәм Курган өлкәсеннән ерак түгел, Исәт елгасының ике кушылдыгы - Сәнәрә һәм Бәгәрәк кушылган урында урнашкан.
- Хәзерге вакытта Бәгәрәк Тамак авыл җирлеге составына 13 торак пункт керә, анда төп халык булып татарлар һәм башкортлар яши. Ә Бәгәрәк Тамак авылы үзе ике зур авыл -Түбән һәм Яңа авыллар кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән.
- 1917 елга кадәр хәзерге Бәгәрәк Тамак авыл җирлегенә кергән Түбән, Яңа һәм Усман авылларында 7 мөселман мәчете эшләгән. Совет власте елларында бу корылмалар җимерелә, ә мәчетләрнең бүрәнәләрен өч мәктәп һәм башка учреждение биналарын төзү өчен кулланалар.
- 1997 елда җирле халык инициативасы белән агачтан салынган балалар бакчасы бинасы базасында мәчет ачылган, ул хәзер дә эшли. Барлык халык һәм дини бәйрәмнәрне җирле халык һәм Бәгәрәк Тамак халкы биредә һәм авылдан 25 километр ераклыкта урнашкан Каменск-Урал шәһәренең «Рамазан» мәчетендә үткәрә.