Татарстан Рәисе тавыш бирү көнендә участокларда куркынычсызлыкны тәэмин итәргә кушты
Якшәмбе, 10 сентябрьдә, бердәм тавыш бирү көне узачак. Татарстанда җирле үзидарә депутатларын өстәмә сайлаулар була. Сайлау участокларында һәм җәмәгать урыннарында барлык куркынычсызлык чаралары күрелергә тиеш, дип йөкләде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
«ТР Үзәк сайлау комиссиясе, муниципаль берәмлек башлыклары, хокук саклау органнары һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләре сайлау комиссияләренә закон таләпләренә туры китереп, эшне оештыруны югары дәрәҗәдә башкарып, тавыш бирү үткәрү өчен кирәкле ярдәм күрсәтергә тиеш, – диде республика җитәкчесе Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә. - Сайлау участокларында һәм җәмәгать урыннарында куркынычсызлык чараларын тәэмин итәргә кирәк».
Татарстанлыларга 37 муниципалитетта барлыгы 161 депутат сайларга туры киләчәк. Тавыш бирүне оештыруда 175 участок һәм 41 территориаль сайлау комиссиясе катнаша, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.