Мароккода җир тетрәү корбаннары саны 1037 кешегә җитте
Мароккодагы җир тетрәү аркасында барлыгы 1037 кеше һәлак булган, дип хәбәр итә РИА Новости.
Моннан тыш, ким дигәндә 1204 кеше яраланган.
Элегрәк Марракештан 80 километр ераклыкта 6,9 магнитудалы җир тетрәү булганлыгы хәбәр ителде. Берничә торак пункт җимерек хәлдә, биредә коткаручылар әле дә эшли.