Равил Гайнетдин Мароккода җир тетрәү сәбәпле кайгы уртаклашты
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе мөфти Равил Гайнетдин Мароккода күп санлы кеше корбаннары булу сәбәпле кайгы уртаклашты, диелгән Россия Мөфтиләр шурасы сайтында.
«Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россиянең барлык мөселманнары исеменнән Марокко халкына килгән һәлакәт белән бәйле рәвештә тирән кайгыны уртаклашам. Без җир тетрәүдән һәлак булган йөзләгән кешенең рухына дога кылабыз. Россия мөселманнары якыннарын югалткан һәркемнең кайгысын уртаклаша. Без зыян күргән һәм җимерекләр астында калган кешеләр өчен догада торабыз, аларга җиңеллек килүен һәм коткаруларын телибез.
Аллаһыдан үлгәннәрнең җаннарына тынычлык, исән калганнарның тормышларына мәрхәмәтле булуын һәм Марокко тугандаш халкыбызга шундый каты сынауны җиңәргә көч бирүен сорыйбыз», диелгән кайгы уртаклашу хәбәрендә.