Россия хафизлары Коръән укучыларның халыкара конкурсларында катнашты
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе мөфти Равил Гайнетдин фатихасы белән Россиядән ике хафиз Коръән укучыларның халыкара конкурсларында катнашты, дип хәбәр ителә Россия Мөфтиләр шурасы сайтында.
Саратовтан хафиз Ясир Додарбеков Бишкәк шәһәрендә Кыргызстан Республикасы Даруль-фәтвасы эгидасы белән узган Коръәнгә багышланган IV Халыкара конкурста катнашты. Ясир әлеге конкурста 25 илдән катнашкан конкурсантларның берсе булды.
Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылыннан яшь хафиз Хәлид Кленков изге Коръәнне ятлау һәм аңлату буенча Король Абдулгазиз исемендәге халыкара конкурста катнашты. Чара 24 августтан 7 сентябрьгә кадәр Мәккәдә, Әл-Харам мәчете территориясендә узды. Биш дисциплина буенча конкурста 117 илдән 66 катнашучы белем көчен сынашты. Конкурс программасыннан тыш, катнашучылар Мәдинә шәһәрендә һәм җитештерү типографиясендә булдылар, диелгән хәбәрдә.