Рөстәм Миңнеханов «Россия экологик операторы» компаниясе генераль директоры белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия экологик операторы» компаниясе генераль директоры Денис Буцаев белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесе матбугат хезмәте.
Яклар каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә хезмәттәшлек итү һәм аларны җыю, туплау һәм эшкәртү инфраструктурасын модернизацияләү турында фикер алышты.
Россия экологик операторы ил төбәкләренең «Экология» илкүләм проектында каралган каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчү кысаларында төбәк операторларының гамәлләрен координацияләү буенча бурычларны хәл итә.