Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Сентябрь
2023

ФСБ бинасында үзен шартлаткан Жлобицкий эше репрессияләр өчен кулланыла: Азат Мифтахов беренче гаепләнүче түгел

0
ФСБ бинасында үзен шартлаткан Жлобицкий эше репрессияләр өчен кулланыла: Азат Мифтахов беренче гаепләнүче түгел

Бу атнада сәяси тоткын Азат Мифтаховка яңа җинаять эше ачылды. Аны террорчылыкны аклауда, ягъни Архангельски ФСБсын шартлаткан Михаил Жлобицкий гамәлләрен хуплауда гаеплиләр. Кем ул Жлобицкий? Ни өчен 2018 елдагы шартлау өчен активистлар әле дә мәхкәмәгә тартыла? Шуны аңлатабыз.

5 сентябрьдә сәяси тоткын, математик, чыгышы белән Татарстанның Түбән Кама шәһәреннән булган Азат Мифтаховны "террорчылыкны аклау" эше нигезендә 3 ноябрьгә кадәр кулга алдылар. Тикшерү фаразынча, ул "Народная самооборона" террорчы оешмасының актив әгъзасы булган һәм аңлы рәвештә җинаять кылган — тоткыннар арасында "террорчылыкны пропагандалаган".

Тикшерү фикеренчә, 21 май көнне яшь галим Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенең 2нче бинасында булган вакытта "ике тоткын янында аңлы рәвештә террорчылыкны аклаган".

Тикшерү лингвистик экспертизага сылтана. Мифтахов белән бер колониядә утыручы тоткыннар: Гаджимуратов, Тушков һәм Наумов (исемнәре әйтелми — ред.) — галим турында, җәза мөддәтен үтәгәннән соң, ул Русиядән китәргә җыена дип күрсәтмәләр биргән, диелә.

Яшерен шаһит Наумов сүзләренчә, Мифтахов Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Архангельскидагы идарәсендә шартлау оештырган анархист Михаил Жлобицкий гамәлен хуплаган. Мифтахов үзе исә, әнисе белән сөйләшкәндә, мондый сөйләшүләр булмаган иде дигән.

2018 елның октябрендә 17 яшьлек анархист Михаил Жлобицкий Архангельскиның ФСБ бинасында бомба шартлата. Нәтиҗәдә өч хезмәткәр зыян күрә, бер кеше — Михаил үзе — һәлак була. Шартлату алдыннан Жлобицкий Telegramдагы чатларының берсендә фикердәшләренә "махсус хезмәтләр ялганга корылган эшләр ача һәм кешеләрне җәзалый" дигән язу калдырган була.

Архангельски ФСБсындагы шартлаудан соң Русиядәге анархистларда тентүләр уза, аларга каршы җинаять эшләре ачыла. Жлобицкий гамәлләрен хуплап, социаль челтәрләрдә фикер калдыручылар да мәхкәмә каршына баса.

Бүген Русиядә "террорчылыкны пропагандалау һәм аклау" өчен җинаять җаваплылыгына тарта торган канун гамәлдә. Куәт хезмәтләре әлеге канунны еш кына социаль челтәрләрдә терактлар турында фикер язган кешеләргә каршы куллана. Хәтта калдырган комментарда хуплау белдерү дә мәҗбүри түгел. Жлобицкий белән бәйле җинаять эшләре — шуның бер мисалы. Мифтахов — бу эштә беренче гаепләнүче түгел.

"ОВД-Инфо" мәгълүматларына караганда, 2023 елның апрель ахырына Архангельски ФСБсындагы шартлатуга бәйле "террорчылыкны аклау" маддәсе нигезендә җинаять эшләре саны 51 гә җиткән иде. 11 фигурант алты елга кадәр иректән мәхрүм ителгән, өчесе мәҗбүри психиатрия дәвалануына җибәрелгән, 25 фигурант штрафка тартылган. Өч кеше тикшерү изоляторында утыра.

Хәтта туганнан туган энесе турында шигырьләрне репостлаган Жлобицкийның апасына карата да "террорчылыкны аклау" турында эш кузгатылды. Тикшерү stihi.ru сайтына сылтаманы "террорчылыкны аклау" дип саный — әлеге сайтта "яшерен полиция бинасында шартлау" турында шигырь урнаштырылган.Гаепләү документларында шулай ук "Народная самооборона" төркеменнән Жлобицкийның фотосурәтләре һәм Архангельски ФСБсын шартлату турындагы язуы кергән ике репост искә алына. Шуның өчен быел 27 мартта мәхкәмә Лилия Жлобицкаяга 300 мең сум штраф салды.

Шигырь язучыдан тыш, Жлобицкий турында мәкалә бастырган Псков журналисты Светлана Прокопьевага да җинаять эше ачылды. Журналист ФСБ бинасында үз-үзен шартлаткан студентның бу юлга этәргән булырга мөмкин сәбәпләр турында Псковтагы "Эхо Москвы" радиосына сөйләгән иде. Шулай ук, ул бу хакта мәкалә дә бастырды. Әлеге язмадан соң журналистның өендә биш сәгатьлек тентү уза, текстына сигез тапкыр лингвистик экспертиза ясала. Прокурор Прокопьеваны "террорчылыкны аклау" маддәсе нигезендә алты елга утыртырга сорый. Нәтиҗәдә журналистка ярты миллион сумлык штраф салына.

Рәссам Максим Смольниковны да Жлобицкий турындагы постлары аркасында "террорчылыкны аклау"да гаепле дип таптылар. Смольников "ВКонтакте" социаль челтәрендәге ике постта язуынча, Жлобицкий үз-үзен Русия куәт оешмаларының репрессияләре һәм газаплаулары аркасында шартлаткан. Бәйсез экспертиза рәссамның постларында "террорчылыкны аклау" билгеләрен тапмады. Шуңа да карамастан, Смольников 300 мең сумлык штрафка тартылды.

"Террорчылыкны аклау" маддәсе еш кына активистларны эзәрлекләү өчен кулланыла. Жлобицкий гамәлләрен хуплаган дип ирегеннән мәхрүм ителгәннәрнең күпчелеге — активистлар. Мәсәлән, Михаил Кригерга социаль челтәрләрдәге язулары өчен җиде ел бирделәр.

"Режимга, аны урнаштырган чекистларга һәм шәхсән Путинга карата үземнең ачы нәфрәтемне берәүдән дә яшермим. Ышаныгыз, әгәр дә мин ГБ гнидасын асу көннәренә кадәр яшәсәм, бу югары рухи чарада катнашу хокукы өчен көрәшәчәкмен", дип яза ул Жлобицкий һәм Лубянкада ФСБ бинасына һөҗүм иткән Евгений Манюров турындагы постны шәрехләүдә.

Жлобицкий эше белән бәйле төрмәгә утыртылучылар арасында Калугада яшәүче блогер Иван Любшин да бар. 2020 елда аны "террорчылыкны аклау" маддәсе нигезендә биш ел да ике айга гомуми режимлы колониягә хөкем иттеләр. Тикшерү фикеренчә, Любшин Жлобицкийны "каһарман" һәм "көн кешесе, ким дигәндә, атна кешесе" дип атаган. Соңрак Любшин үз аңлатмасында Жлобицкийның яңалыклар каһарманы булачагына ишарәләве турында әйткән. Аңа иректән мәхрүм итү карары чыгарылды. Ир-ат сүзләренчә, тоткарлагач, куәт хезмәткәрләре аны машинага утырта, богаулый, урманга алып чыга һәм типкәләп, электрошокер белән сугып кыйный.

Июнь аенда Владивостоктан 32 яшьлек музыкант Ярослав Вильчевскийны ике елга хөкем иттеләр. Сәбәбе — Вильчевскийның "ВКонтакте"дагы "АнархоПозитив" битендә Жлобицкийны каһарман дип язулары.

Бу — Жлобицкий белән бәйле эшләрнең берничәсе генә. Жлобицкийның Архангельски ФСБсын шартлатуына инде биш ел вакыт узуга карамастан, бу эш әле дә тынмый. Шуларның иң соңгысы — Татарстанда туып үскән Азат Мифтаховка карата ачылган җинаять эше.

Математикка теләктәшлек төркеме бу хакта күптән кисәтеп килә. Моңа кадәр FreeAzat төркеме Мифтаховны "Сеть" эшенә бәйләргә тырышалар дип чаң сугып килде, 31 августта исә Мифтаховка карата ачылган яңа җинаять эшенең 2018 елда Михаил Жлобицкий турындагы белдерүләргә бәйле булуы ачыкланды.

Мифтаховның адвокаты Светлана Сидоркина сүзләренчә, Азатка "террорчылыкны аклау" нигезендә ике елдан биш елга кадәр төрмә яный.

"Террорчылыкны аклау маддәсе Русия Җинаять кодексында 12 ел элек барлыкка килде.  Әмма элек бу Русия Җинаять кодексының 205.2нче маддәсенең 2нче өлеше нигезендә ачылган җинаять эшләре елына дистәдән артмады һәм нигездә бу маддә мөселманнарны гаепләү өчен кулланылды. Соңгы елларда "террорчылыкны аклау"да активистлар гаепләнә.

Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.

Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!





Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин сообщил о планах благоустройства на северо-востоке Москвы





Москва

Армяне России поддерживают движение «Тавуш во имя Родины»


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин: Обеспечим ученикам комфортные условия



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Концерт

Концерт «Моя Москва» покажут на mos.ru




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

В Подмосковье сотрудники ОМОН «Русич» Росгвардии приняли участие в церемонии открытия соревнований по дзюдо среди детей и подростков

Искусство продвинутого анализа в спортивном прогнозировании

Полезные приложения для поклонников спортивной ходьбы


Новак Джокович

Кто транслирует бой Табило против Джоковича на турнире Rome Masters 1000?



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Число госпитализированных с COVID-19 в России за неделю выросло почти на 9 процентов



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России