Буа шикәр заводында 400 млн сумлык ремонт ясалган
Буа шикәр заводында сезонны ачу тантанасы булды. Анда район башлыгы Ранис Камартдинов катнашты. бу хакта «Байрак» сайтында хәбәр ителә.
Завод сезон ачылышына ныклап әзерләнгән. Завод директоры сүзләренчә, анда 400 миллион сумга ремонт ясалган.
Шикәр чөгендерен кагатларга сала башлаганнар.