Бөгелмәдә махсус операциядә һәлак булган хәрбинең истәлегенә багышланган чара булды
Бөгелмәдә махсус операция барышында һәлак булган хәрби истәлегенә чара узды. Район башлыгы Линар Закиров Батырлык орденын 2022 елның сентябрендә һәлак булган Александр Наумовның әнисенә, хатынына һәм улына тапшырды. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.
Тантанада Бөгелмә һәм Бөгелмә районы хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов, туганнары, якыннары, дуслары һәм хезмәттәшләре катнашты.
«Һәр чын ир-атның бурычы — үз Ватанын саклау. Без барыбыз да тыныч күк өчен бабаларыбызның ничек көрәшкәнен хәтерлибез. Сезнең улыгыз, ирегез, әтиегез Александр Владимирович гомеренең соңгы минутларына кадәр хәрби һәм гражданлык бурычын үтәде. Герой өчен рәхмәт. Мәңгелек дан», — диде Линар Закиров.
Наумов Александр Владимирович 1973 елның мартында туган. 1991 елда 48нче Бөгелмә һөнәри училищесын тәмамлый. 1991–1993 елларда хәрби хезмәтен үти. 2022 елның 26 июлендә ирекле команда составында Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының җыю пунктына килә.
Александр Наумов махсус хәрби операциядә катнашучы, «Барс» отрядында булган . Махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.