Хәнифов: 2024 елдан Татарстан белән Удмуртия арасында елга рейслары ачылырга мөмкин
Киләсе сезонда Татарстан белән Удмуртияне «Метеор-2020» пассажир судносында елга рейсы бәйләргә мөмкин. Казаннан Сарапулга беренче сынау сәфәре бу елның 23 сентябрендә башлана. Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчесе Фәрит Хәнифов шул хакта сөйләде. Бу турыда ТАСС яза.
«23 сентябрьдә без сынау рейсын җибәрергә планлаштырабыз, Татарстаннан һәм Удмуртиядән туристлык агентлыкларын шунда чакырабыз. Без Казаннан Алабугага, Чаллыга кадәр барып җитәчәкбез. Хәзер без төн кунарга калырга урын сайлыйбыз. Иртәдән Алабугадан яки Чаллыдан Сарапулга кадәр бару, шәһәрне карау, очрашулар үткәрү һәм кире кайту өчен шулай эшлисе була», - диде ул.
Хәнифов сүзләренчә, сынау рейсының максатларының берсе - «Метеор-2020» мөмкинлекләрен күрсәтү, шулай ук аны эштә тикшерү, маршрутта булачак тукталыш пунктларын билгеләү һәм килү ноктасында причал инфраструктурасын бәяләү.
Искәртик, августта Казаннан Ульяновскига «Метеор-2020»да сынау рейсы ясалды. Ул вакытта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских бу рейс өчен субсидия түләү турында килеште.