Казан аэропортының өченче терминалын ел ахырына кадәр проектларга җыеналар
2023 ел ахырына кадәр «Казан» халыкара аэропортының яңа пассажир терминалын проектлау башланачак. Бу хакта ТАССка биргән интервьюсында Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов белдерде.
Аның сүзләренчә, эшләнгән техник бирем Мәскәүгә җибәрелгән инде. «Техник биремне Россия Транспорт министрлыгы, Росавиация һәм «АГА» ФДУП имзаларга тиеш. Өч ведомство. Шуннан соң проектлау башлана. Безнең мастер-план әзер, без якынча кайда нинди биналар, кайда нинди перрон һәм башкалар булуын беләбез», - диде министр.
Ул документацияне карауга бер айдан да артык вакыт кирәк була һәм проектлау быел ук башланачак, дип саный.
«Казан» халыкара аэропортын алдагы елларда үстерү узган ел расланган мастер-план белән билгеләнде. Аның буенча, 2025 елга пассажирлар агымы 17 млн кешегә кадәр үсәчәк, дип көтелә.