Сәфәров: Александр Павлов югары максатларга һәм казанышларга омтылучы булып истә калачак
Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсенең элеккеге генераль директоры Александр Павлов тынгысыз, югары максатларга һәм лаеклы казанышларга омтылучы кеше булып истә калачак. Бу хакта кайгы уртаклашу телеграммасында Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров белдерде.
Павловның хезмәте илебез авиасәнәгатенең сыйфатлы үсешен тәэмин итүгә, Татарстанның сәнәгать потенциалын арттыруга зур өлеш кертте. Аның ярты гасырдан артык хезмәт эшчәнлеге Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе белән тыгыз бәйләнгән, диде Сәфәров.
«Сезнең һәм улыгыз Петр Александровичның иң якын кешеләрегезнең берсен югалту кайгысын уртаклашам. Зур тормыш юлыннан кулга-кул тотынышып үткән, бергә узган бәхетле мизгелләр турында истәлек, шулай ук үзара ярдәм сезгә бергәләп бу олы кайгыны кичерергә ярдәм итсен. Нык булыгыз», - дип язган Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе.