Миңнеханов КМПОның элеккеге генераль директоры хатынының кайгысын уртаклашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсенең (КМПО) элеккеге (1983-2004 еллар) генераль директоры Александр Павлов вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде.
«Тормыштан талантлы, көчле җитәкче китте, аның хезмәт юлы хөрмәткә лаек, туган республикасы мәнфәгатьләренә һәм сайлаган юлына тугрылык, югары профессионализм һәм көнләшерлек эшкә сәләтлелек үрнәге булып тора. Андыйлар турында «эчендә моторы бар» дип әйтәләр», - диелә Павловның хатынына юлланган телеграммада.
Республика җитәкчесе Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсенең элеккеге генераль директорының битараф булмавын һәм җаваплылыгын билгеләп үтте. Нәкъ менә аның шул сыйфатлары предприятиенең конструктор-җитештерү потенциалын саклап калырга һәм арттырырга, аны Россиядә иң зур предприятие статусына чыгарырга мөмкинлек бирде.
«Талантлы оештыручы, энтузиаст һәм рационализатор, Александр Филиппович Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе һәм авиатөзелеш тармагы үсеше өчен күп нәрсә эшләде, Татарстанның социаль-икътисади үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертте. Мондый шәхеснең китүе аның хезмәттәшләре, фикердәшләре, бөтен республика өчен зур югалту булды», - дигән Миңнеханов.
Соңыннан ул Павловның улына, туганнарына һәм якыннарына кайгыларын уртаклашу сүзләрен җиткерде, аларга көч һәм ныклык теләгән.
КМПО матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Павлов кичә үлгән. Аңа 85 яшь иде.