Түбән Кама районында Татарстанда акташтан төзелгән бердәнбер мәчет торгызылачак
Түбән Кама районының Түбән Чаллы авылында акташтан төзелгән 120 еллык тарихы булган мәчетне реставрацияләргә әзерләнәләр. Бу – Татарстанда әлеге материалдан төзелгән бердәнбер мәчет. Бу хакта «Татарстан-24» хәбәр итә.
Архитекторлар бинаны төзегәндә кулланылган гадәти булмаган алымнарны өйрәнгән. Аларны мәчет стеналары гаҗәпкә калдырган.
«Игътибар белән карасаң, аларның нур кебек ясалган урыннары бик матур. Гади генә түгел, ә нәкъ менә нурсыман ясалган, почмаклары бик кызык итеп уйланылган. Бу юлы без манараның нигезен күрдек. Үз көчләребез белән казыдык һәм ниндидер күзаллау барлыкка килде», - ди архитектор Рания Раимова.
Команда бинаның якынча үлчәмен алган, реконструкция проектын төзү планлаштырыла.
Мәчетнең имам-хатыйбы Нәсим Корбанов сүзләренчә, моңа кадәр дә бу дини корылманы яңарту өчен берничә омтылыш булган инде. 10 ел элек аны реконструкция программасына кертергә тырышып караганнар, әмма документлар белән проблемалар планны тормышка ашырырга комачаулаган.