Сургутның «Сандугач» ансамбле төбәктәге шәһәрләргә гастрольләргә җыена
Сургутның «Сандугач» татар мәдәни коллективы яңа сезонын башлый. Әлеге сезонда коллектив округ шәһәрләренә гастрольләргә чыгарга планлаштыра. Бу хакта Сургут татарлары милли-мәдәни мохтариятенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә.
«Татар ансамбле Сургутның һәр милли бәйрәмендә катнаша. Ул оешкан көненнән башлап ныгыды һәм бөтен округның мәдәни киңлегендә ныклы позиция алды. Киләсе елда ансамбль үзенең 40 еллыгын билгеләп үтәчәк. Коллективның күпсанлы концерт номерлары бар, аларны мөмкин кадәр күбрәк тамашачыларга күрсәтергә телиләр. Ансамбльгә яңа сезонда уңышлар телибез!» - диелгән хәбәрдә.