«Әкият» курчак театры «Авиатор» спектакле белән Рязань фестивалендә катнаша
«Әкият» курчак театры XIX Халыкара «Рязанские смотрины» курчак театрлары фестивалендә катнаша. Бүген ул фестиваль кысаларында Рязань филармониясе сәхнәсендә Евгений Водолазкин романы буенча куелган «Авиатор» спектаклен күрсәткән.
«Рязань тамашачысы спектакльне бик җылы кабул итте, сәхнәдән артистларны озак вакыт җибәрмәд», - дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге
Быел фестивальдә Мехико, Каһирә, Гродно, Алматы, Казан, Мәскәү, Саратов, Ханты-Мансийск, Иркутск, Оренбург, Чиләбе, Сургут, Вологдадан 18 профессиональ коллектив катнаша.
5 көн эчендә шәһәрнең алты сәхнә мәйданчыгында 37 спектакль күрсәтелә.