Миңнеханов һәм АЕОН корпорациясенә нигез салучы «Аммоний» эше турында фикер алышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш икътисади форум кырларында « АЕОН корпорациясе» холдингына нигез салучы Роман Троценко белән очрашты. Алар Татарстанда гамәлгә ашырыла торган проект турында фикер алышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбрә итә.
Искәртик, 2019 елның Көнчыгыш икътисади форумында билгеле булганча, AEON корпорациясе башлыгыныкы булган Кемеровоның «Азот» компаниясе Татарстан «Аммоний» предприятиесенең барлык акцияләрен сатып ала.
Рөстәм Миңнеханов «Аммоний» заводында булган тәэсирләре белән уртаклашты. Ул җитештерү процессының югары оештырылуын билгеләп үтте.
Шулай ук республика җитәкчесе Менделеевскидагы химия-технология лицее өчен рәхмәт белдерде. Ул холдинг тарафыннан модернизацияләнгән: лабораторияләр җиһазландырылган, җиһазлар сатып алынган һәм башкалар.
Роман Троценко сөйләгәнчә, кичә Татарстан стендында холдинг Кытай компаниясе җитәкчелеге белән компактлы экологик чиста электростанцияләр төзү буенча килешү имзалады.
«Татарстан Кытай компанияләре омтылган урынга әйләнде. Кичә Казанда халыкара Россия-Кытай форумында катнашкан компанияләр белән килешү имзаланды», - дип сөйләде корпорациягә нигез салучы.
10-13 сентябрь Владивостокта VIII Көнчыгыш икътисади форум уза. Ул Ерак Көнчыгыш федераль университеты кампусында оештырылган.