Миңнеханов һәм Бруссер Татарстанда гамәлгә ашырыла торган проектлар турында фикер алышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш икътисади форумы кырларында Газпромбанкның беренче вице-президенты Павел Бруссер белән очрашты. Алар банкның республикада дәүләт-шәхси партнерлык кысаларында инфраструктура проектларын финанслауда катнашуы, аерым алганда юл төзелеше һәм туризм проектлары турында фикер алышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
«Газпромбанк - безнең ышанычлы партнерыбыз. Хезмәттәшлек өчен кызыклы яңа юнәлешләр бар. Җанлы, кызыклы проект. Тиз гамәлгә ашыру өчен эшче төркем төзергә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов Лаешта «Казан марина» туристик инфраструктурасы проекты турында сөйләшкәндә. Әлеге проект суда ял итү зонасын булдыруны күз алдында тота.
Икенче проект түләүле магистральләр төзүгә кагыла. Павел Бруссер хезмәттәшлек белән кызыксынулары өчен республикага рәхмәт белдерде.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
«Якын арада Казанга килергә һәм сезнең хезмәттәшләрегез белән банк катнашырга әзер булган төрле проектларны эшләргә планлаштырабыз», - диде ул.