«Бердәм Россия»нең кабул итү бүлмәсендә хәрбиләргә ярдәм итү турында сөйләячәкләр
13 сентябрьдә «Бердәм Россия»нең җәмәгатьчелек кабул итү аккаунтында «Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә хокукый ярдәм» онлайн-трансляциясе уза. Сорауларга Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов һәм Татарстанда «Ватанны саклаучылар» фонды башлыгы Гүзәл Удачина җавап бирәчәк.
Трансляция 13:00-14:00 сәгатьләрдә була.
«Бердәм Россия» партиясенең төбәк җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә Айрат Фәррахов һәм Гүзәл Удачина гражданнарны кабул итү барышында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның якыннарына ярдәм итү турындагы сөйләшү түбәндәге адрес буенча дәвам итәчәк: Казан, К.Маркс ур., 31/7.
Сорауларны Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәрраховның Телеграм-каналына җибәрергә мөмкин.