Казан кешесе ТР Дәүләт архивы документларын законсыз рәвештә сату белән шөгыльләнгән
Татарстан Дәүләт архивының электрон версиясен архив документларын законсыз рәвештә йөкләтеп алган һәм тараткан казанлы өчен яптылар. Ул 125 мең сум акча эшләгән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Дәүләт архивы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Шуңа күрә «Татарстан Дәүләт архивы» җитәкчелеге 4 сентябрьдән башлап бу хәлгә ачыклык керткәнче ТР Бердәм автоматлаштырылган мәгълүмат системасы ерактан торып уку залының эшен вакытлыча ябу турында карар кабул итте.
Архив электрон уку залына техник ярдәм күрсәтүче компетентлы органнарга һәм оешмага мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Бүгенге көндә белгечләр Татарстан Бердәм автоматлаштырылган мәгълүмат системасы кодында кимчелек барлыгын ачыклаган, архивка керү ике көн эчендә кабат ачылачак.
«Татар-информ»га белдерүләренчә, барлык мәгълүматларны, шул исәптән мәдәни-тарихи әһәмияткә ия булган аеруча кыйммәтле документларның электрон үрнәкләрен югалтуга юл куймау өчен, электрон уку залының эше вакытлыча туктатылган.
«Уку залы штат режимында эшли һәм барлык кулланучыларның архив документларын алу мөмкинлеге бар. Аларга паспорт буенча мәгълүмат алуга рөхсәт бирелә. Шулай ук 279-53-38 телефоны буенча сорауларга җавап алырга мөмкин», - дип өстәделәр Татарстан Дәүләт архивы матбугат хезмәтендә.