Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Сентябрь
2023

Мәскәүдә яшәп иҗат итүче язучы Нәзифә Кәримованың «Изге ат» китабы тәкъдим ителде

0
Мәскәүдә яшәп иҗат итүче язучы Нәзифә Кәримованың «Изге ат» китабы тәкъдим ителде

Нәзифә Кәримованың «Изге ат» китабы - «Казан утлары»ның кесә китаплары сериясендә басылган 21нче китап.

Бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте бинасындагы «Әдәби кафе»да Мәскәүдә яшәп иҗат итүче Нәзифә Кәримованың «Изге ат» китабы тәкъдим ителде. Ул – «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте һәм «Казан утлары» журналы редакциясе белән берлектә бастырып чыгарылган кесә китаплары сериясендә 21нче басма. Бу проектта барлыгы 23 китап чыккан.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең медиа директоры Алсу Исмәгыйлева «Казан утлары» журналы белән берлектә кесә китапларын бастыру эшчәнлеген бик бәрәкәтле проект дип белдерде. «Бүгенге көндә 23 китап чыгып өлгерде. «Татмедиа» китапларны бастыруның барлык финанс чыгымнарын үз өстенә алып, авторларга кинәнеп иҗат итәргә мөмкинлек тудыра. Авторны китапны кайда бастырыйм, ничек бастырыйм, каян акча табыйм, дигән борчулардан арындыра», - диде ул.

Фото: © Рамил Гали

«Татмедиа»да булдырылган сату системасы ярдәмендә китаплар Татарстан буйлап кына түгел, Россиянең барлык төбәкләренә дә таратыла. «Татар дөньясына дистә еллар фидакяр хезмәт иткән автор Нәзифә ханым Кәримованың бүген тәкъдим ителүче китабы инде яхшы гына сатыла да башлады», – дип хәбәр итте Алсу Исмәгыйлева тәкъдим итү чарасында.

Фото: © Рамил Гали

Китапны Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла югары бәяләде. «Бу китапта 50-60 еллар татар авылы тормышының яме дә, шул ук вакытта проблемасы, фаҗигасе дә оста тасвирланган. Автор юклык чорында булган кыйммәтләрне, байлыкларны да өскә калкыта алган. Сөенечен дә, көенечен дә бергә кичереп укысаң да, Нәзифә Кәримованы укыганнан соң күңелдә яктылык кала – менә аның төп үзенчәлеге», - диде ул.

Фото: © Рамил Гали

Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи чит төбәктә яшәп татар телендә иҗат итүче автор Нәзифә Кәримовага котлауларын җиткерде. «Нәзифә апа Кәримованың тугры укучылары бар. Аны татар телендә үзенчә бер зәвык белән язучы автор буларак яраталар. Нәзифә апаны чираттагы китабы басылу белән кайнар котлап, киләчәк көннәрдә түземсезлек белән аннан тагын яңа китаплар көтүебезне белдерәбез», - диде ул.

Фото: © Рамил Гали

Китапның авторы Нәзифә Кәримова Татарстанда иҗатына югары игътибар күрүе белән бәхетле булуын белдерде. «Мин Татарстан кызы, Башкортстан килене һәм Мәскәү каласындә яшәп татар телендә иҗат итүче автор. Читтә яшәвем татарлыктан читтә булуым дигән сүз түгел. Мин гомерем буе татар халкына, туган телемә хезмәт иттем. Мине туган телем ашатты да, эчертте дә. «Изге ат» – ул минем иң җиңел бастырылган китабым. Моның өчен мин «Татмедиа»га, «Казан утлары»на рәхмәтле», - диде автор.





Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин. Главное за день





Москва

Роботы-курьеры «Яндекса» будут доставлять заказы в ещё нескольких районах Москвы


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин сообщил о планах создания отечественной платформы электромобиля



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Фрэнк Синатра

Обвиненный в серии изнасилований Кевин Спейси может сыграть Фрэнка Синатру




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Собянин рассказал о ходе строительства Троицкой линии метро

Заммэра Москвы Ефимов: набережная в Южном порту увеличится в 1,5 раза

Псковичи стали призерами соревнований по вольтижировке в Москве


Новак Джокович

Новак Джокович с позором вылетел с турнира в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Собянин сообщил о планах создания отечественной платформы электромобиля



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России